Язлар үтеп ямьле җәйләр килде,
Туган ягым чәчәккә күмелде.
Чәчәкләрне күреп күңел сөенә,
Җырлыйсылар килә авыл көенә,
Җырлыйсылар килә авыл көенә.
Чәчәкләрне өзмәгез сез, өзмәгез.
Матур булып үссен алар тугайларда.
Чәчәкләрне өзмәгез сез, өзмәгез,
Бер генә җәй яши алар тугайларда.
Күбәләкләр кебек очмыйлар алар,
Кошлар кебек сайрамый талларда.
Моңсу гына караганнар кояшка,
Яши алмый алар аннан башка,
Яши алмый алар аннан башка.
Чәчәкләрне өзмәгез сез, өзмәгез.
Матур булып үссен алар тугайларда.
Чәчәкләрне өзмәгез сез, өзмәгез,
Бер генә җәй яши алар тугайларда.
Бүләк итәм сезгә урманнарны,
Чәчәкләргә күмелгән тугайларны.
Тормышыгыз чәчәкләрдәй матур булсын.
Туган як табигате ямьле булсын,
Туган як табигате ямьле булсын.
Чәчәкләрне өзмәгез сез, өзмәгез.
Матур булып үссен алар тугайларда.
Чәчәкләрне өзмәгез сез, өзмәгез,
Бер генә җәй яши алар тугайларда.
