Сокланганнар соклансыннар

Телисеңме, күз алдыңда
Чәчеләм җиде төскә?
Яшьлекнең көче җитәрлек
Сөенеч, көенечкә.

Сокланганнар соклансыннар,
Көнләшкәннәр көнләшсен.
Бездән бәхетле кемнәр бар?
Башын иеп эндәшсен.

Сәбәбен дә эзләп тормый
Йөгерик болыннарга.
Тыелган һәм тыелмаган
Күз күргән урыннарга.

Сокланганнар соклансыннар,
Көнләшкәннәр көнләшсен.
Бездән бәхетле кемнәр бар?
Башын иеп эндәшсен.

Әйдә, бераз тиле булыйк,
Шашып-шашып яратып.
Акыллы булып яшәргә
Картайгач та бар вакыт.

Сокланганнар соклансыннар,
Көнләшкәннәр көнләшсен.
Бездән бәхетле кемнәр бар?
Башын иеп эндәшсен.
Бездән бәхетле кемнәр бар?
Башын иеп эндәшсен…
Көнләшкәннәр көнләшсен…

/ Н.Әхмәдиевның оригиналь шигыре "Бер халәт" дип атала һәм биш куплеттан тора (Н.Әхмәдиев. Чакматаш. — Казан: Рухият, 2000) /

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »