Бар иде бит безнең малай чак:
Башта — җилләр, кесәдә — борчак.
Атлар түгел, чикерткәләр җигеп,
Болыннарда йөгереп йөргән чак.
Эх, егетләр, малай чаклардан
Күтәрелдек — аста калмадык.
Янсак яндык мәхәббәт утында,
Сынаулардан утта янмадык.
Яшьлеге дә эзсез узмады:
Сөйдек, яраттырдык кызларны.
Тормыш-бүрәнәнең авыр башын
Күтәрткәндә "юк" дип тормадык.
Эх, егетлэр, беләкләрдә — көч,
Йөрәктә дәрт ташып ургыла.
Яшәр-яшәмәсләр яшәде, дип,
Әйтмәсеннәр безнең турыда.
"Заманалар авыр" дигән сүзләр
Безнең кебекләргә хас түгел.
Шатлыгы да өем-өем килде,
Кайгысы да безгә ят түгел.
Эх, егетлэр, яшьлек үтмәгән,
Картлык әле килеп җитәсе.
Гөрләп яшик, килер елларны да
Егетләрчә булсын үтәсе.
