Машинада узышуның
Белмисез лә тәмнәрен.
Руль артында онытасың
Дөньяның бар гамьнәрен.
Машинамда очам гына,
Канатлар да кирәкми.
Мондый бәхет, мондый бәхет
Һәркемгә дә эләкми.
Уттай кыза машинаң да,
Син үзең дә кызасың.
Беркем белми, беркем белми
Кемнең кемне узасын.
Машинамда очам гына,
Канатлар да кирәкми.
Мондый бәхет, мондый бәхет
Һәркемгә дә эләкми.
Ныграк, ныграк, ныграк басам
Машинамның газына.
Күз йомганчы капланасың,
Ялгышсаң да аз гына.
Ярышларда, узышларда
Иң бәхетле чакларым.
Беләм бит мин, беләм бит мин
Ходай мине сакларын.
Бу җыр Салават Фәтхетдинов репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 14/04/2025 - 10:50
«
»
