Безнең өчен сез барына әзер,
Уегызда һәрчак балалар.
Җир йөзендә күбрәк булса иде
Сезнең кебек ата-аналар.
Бу дөньяның бөтен матурлыгы
Җыелгандыр сезнең күңелгә.
Сезнең урын, әткәй-әнкәй, һәрчак
Йөрәкләрнең иң-иң түрендә.
Без өлкәннәр диеп уфтанмагыз,
Кирәк бары алга атларга.
Язсын иде сезгә йөз яшь тулгач,
Әткәй-әнкәй диеп котларга.
Бу дөньяның бөтен матурлыгы
Җыелгандыр сезнең күңелгә.
Сезнең урын, әткәй-әнкәй, һәрчак
Йөрәкләрнең иң-иң түрендә.
Варианты песни
Бу җыр Ранил Нуриев репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 14/04/2025 - 20:24
«
»
