Мин дә синең балаң, авылым

Затлы җирдә, татлы кабымлыклар,
Барсын татып авыз ителгән.
Тик булмады тәмлерәге, авылым,
Мичтә пешкән кайнар ипидән.

Әллә ничек, күңел нечкәрдеме?!
Әй, бу юлы бигрәк сагындым.
Читтә йөреп адашкандыр димә.
Мин дә синең балаң, авылым.

Сагынганнар, юксынганнар, авылым,
Юктыр сине минем кадәрле.
Төшләремә керә балачактан
Тәгәрәткән йомры бәрәңге.

Әллә ничек, күңел нечкәрдеме?!
Әй, бу юлы бигрәк сагындым.
Читтә йөреп адашкандыр димә.
Мин дә синең балаң, авылым.

Авылымның хәтирәсе булып
Зәңгәр күктән ак кар ишелде.
Әнкәй пар мендәргә диеп җыйган
Каз мамыгы ява шикелле.

Әллә ничек, күңел нечкәрдеме?!
Әй, бу юлы бигрәк сагындым.
Читтә йөреп адашкандыр димә.
Мин дә синең балаң, авылым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »