Яныңда булганда кадерлә

Мәңгегә тугандай бу җиргә
Җыйганда тормышның бар ямен,
Онытма: югалган табылмый,
Бирердәй булсаң да галәмне.

Мәңгелек түгел бит берни дә,
Беркем дә килмәгән мәңгегә.
Югалткач кайтара алмассың,
Яныңда булганда кадерлә.

Чит-ятка күз төшеп беркөнне,
Үз ярың калдырма үткәндә.
Кем сиңа көч бирер, талчыксаң,
Кем килер син өзелеп көткәндә?

Мәңгелек түгел бит берни дә,
Беркем дә килмәгән мәңгегә.
Югалткач кайтара алмассың,
Яныңда булганда кадерлә.

Кышларда язларны сагынып,
Гомернең алдыннан йөгермә.
Вакыт тап дусларга, туганга,
Беркем дә килмәгән мәңгегә.

Мәңгелек түгел бит берни дә,
Беркем дә килмәгән мәңгегә.
Югалткач кайтара алмассың,
Яныңда булганда кадерлә.
Югалткач кайтара алмассың,
Яныңда булганда кадерлә…
Яныңда булганда кадерлә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »