Исеңдәме: җәйге кичтә
Бәйләнделәр чәчләр чәчкә.
Төнге күктә янган йолдызлар да
Кергән иде чагу төскә.
Исеңдәме: исемнәрне
Язып куйдык кыя ташка.
Яшәп булмас кебек иде
Синнән башка, синнән башка.
Исеңдәме: назлы җилләр
Сөеп исте бәхет теләп.
Йөрәкләрне җилкендерә иде
Тик бер теләк, парлы йөрәк…
Исеңдәме: исемнәрне
Язып куйдык кыя ташка.
Яшәп булмас кебек иде
Синнән башка, синнән башка.
Исеңдәме: сандугачлар
Сайрадылар безнең өчен.
Өзләнепләр моңландылар алар
Сынар өчен бәхет көчен.
Исеңдәме: исемнәрне
Язып куйдык кыя ташка.
Яшәп булмас кебек иде
Синнән башка, синнән башка.
Исеңдәме: исемнәрне
Язып куйдык кыя ташка.
Яшәп булмас кебек иде
Синнән башка, синнән башка.
