Бик озаклап күзләреңә
Карап торасым килә.
Йөзләремдә сулышыңны
Кабат тоясым килә.
Ник ул кадәр тилмертәсең,
Килеп китсәң ни була?
Кайнар кочагыма алып
Кабат үпсәм ни була?
Шуннан соң, бәлки, өметем
Бераз сүрелер иде.
Сөя икән ләбаса диеп
Күңелем юаныр иде.
Ник ул кадәр тилмертәсең,
Килеп китсәң ни була?
Кайнар кочагыма алып
Кабат үпсәм ни була?
Бик озаклап күзләреңә
Карап торасым килә.
Йөзләремдә сулышыңны
Кабат тоясым килә.
Ник ул кадәр тилмертәсең,
Килеп китсәң ни була?
Кайнар кочагыма алып
Кабат үпсәм ни була?
Бу җыр Винарис Илъегет репертуарында бар
Добавлено tatassr в СР, 16/04/2025 - 09:11
«
»
