Әтиләр йөрәге

Категория: көе сүзләре

Тормыш иткән чакта безгә
Әтиләр иңе кирәк.
Шул иңнәргә таянуым
Күңелемә җиңелерәк.

Әтиләрнең йөрәкләре
Уяу да ул хисле дә,
Дөнья үзе ышана бит
Әти булган кешегә.

Әти генә гел кайгыртып
Яшиләр безнең хакта.
Гаиләләр бәхетле бит
Әтиле булган чакта.

Әтиләрнең йөрәкләре
Уяу да ул хисле дә,
Дөнья үзе ышана бит
Әти булган кешегә.

Әтиләрнең мәхәббәте
Өйне учаклы итә.
Тайпылмаска, абынмаска
Безгә бер сүзе җитә.

Әтиләрнең йөрәкләре
Уяу да ул хисле дә,
Дөнья үзе ышана бит
Әти булган кешегә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »