Кушлавычта шаулый куш каеннар,
Йөрәкләрне ялмый сагыш-моң…
И Кушлавыч, тәүге бишеге син
Тукай кичкән олы язмышның.
И Кушлавыч, җырга юл ярганда
Каеннарның чугын тарама!
Халык кичерешләре,
Тирән үкенечләре
Сызлый йөрәктәге ярада.
Тукай җаны төсле үрсәләнеп
Үтә еллар көрәш гамендә.
Гасырлардан әрнеш саркып тора
Каеннарның күз яшьләрендә.
И Кушлавыч, җырга юл ярганда
Каеннарның чугын тарама!
Халык кичерешләре,
Тирән үкенечләре
Сызлый йөрәктәге ярада.
Идел аша очып кайта илгә
Кушлавычта туган кошлар ич!
Жырлап сулган ятим шагыйреңне
Мәңге сагынырсың, Кушлавыч!
И Кушлавыч, жырга юл ярганда
Каеннарның чугын тарама!
Халык кичерешләре,
Тирән үкенечләре
Сызлый йөрәктәге ярада.
