Кара карлыгач микән (беренче вариант)

Сандугачым, әйт үземә,
Кайсы талга кунасың?
Күзем йомсам, күз алдымда
Торган кебек буласың.

Кара карлыгач микән,
Сары сандугач микән
Аны үстергән әнкәсе?

Сандугачлар басып сайрап,
Сындырган гөлләремне;
Сынган гөлләргә охшатам
Аерылган көннәремне.

Кара карлыгач микән,
Сары сандугач микән
Аны үстергән әнкәсе?

Сандугачлар ияләшкән
Су эчәргә миләштән.
Кайгыларым бетәр иде,
Снне күреп сөйләшсәм.

Кара карлыгач микән,
Сары сандугач микән
Аны үстергән әнкәсе?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (8 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »