/ Кушлавыч авылына багышлана /
Мин бәхетле туган ягымда,
Мин бәхетле аның кочагында.
Шатлыкларны уртаклашыр
Дусларым бар янымда.
Алсуланып ал таң ата,
Зәңгәр күктә йөзә ак болыт.
Хыялларым минем ак болыттай,
Калсын алар ап-ак булып.
Чишмә буйларыннан бер узсаң да
Җаннарыма табам мин дәва.
Бары синдә кошлар моңы сайрый,
Бары синдә иркен саф һава.
Табигатьнең гүзәл почмагында
Туган ягым җәйрәп ятасың.
Төшләремә гөлләр кебек кереп
Ап-ак булып чәчкә атасың.
Добавлено tatassr в ЧТ, 17/04/2025 - 15:38
«
»
