"Поши аулыйм" дигән сүздән
Исем алган Пошалым.
Түбән, Урта, Югарысы —
Өчесе бик дус аның.
Яши шулай гомер буе
Өч Пошалым бергә булып.
Дуслык буыннан-буынга
Күчсен гүзәл җыр булып.
Эх, Пошалым чанасы ла,
Җәйләр җитсә, арбасы.
Җырлар үтсәң, сизелми дә
Өч Пошалым арасы.
Пошалымның осталары
Кулында ут уйната.
Бездәге таң әтәчләрен
Пычкы җыры уята.
Сүзгә тапкыр, эшкә маһир —
Заманча яшьләр бездә.
Безнең якка кияүгә чык,
Безнең яктан кыз күзлә.
Эх, Пошалым чанасы ла,
Җәйләр җитсә, арбасы.
Җырлар үтсәң, сизелми дә
Өч Пошалым арасы.
Тимерша аланына кил,
Балланып җиләк пешкәч.
Тәңнәреңә сихәт керер,
Сусаганда су эчкәч.
Күз чагыла Карлыярда
Ак кар яткан чагында.
Өч Пошалым — өч игезәк
Туган җир кочагында.
Эх, Пошалым чанасы ла,
Җәйләр җитсә, арбасы.
Җырлар үтсәң, сизелми дә
Өч Пошалым арасы.
