Чит җирләрнең көзе алтын түгел,
Чит җирләрнең көзе — сары сагыш.
Кошлар оча, канатларда китә
Туган якка булган минем алкыш.
Кошлар, кошлар, калдырмагыз мине,
Сезнең тавыш миңа күптән таныш.
Мин канатсыз мында, чит җирләрдә,
Көзләре бит алтын түгел — сагыш.
Чит җирләрнең көзе ялкын түгел,
Тәне җылы аның — җаны салкын.
Үз илемдә хәзер якты яздыр
Тал бөренең көмеш керфек ачар.
Кошлар, кошлар, калдырмагыз мине,
Ияртегез мине үз илемә.
Язы көмеш, көзе алтын булган,
Йөрәк кылым булган Агыйделгә.
Добавлено Almaz в ЧТ, 17/04/2025 - 23:53
«
»