Туган ил (дүртенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Бар туган җир, бар торган җир —
Төшенчәләре төрле.
Туган якның таңнары да
Алсуырак төсмерле.

Хөрмәт итик туган илне
Син дә, син дә, башка да…
Туган илемнән гайре җир
Кирәк түгел бушка да.

Шифалы чишмәләреннән
Алдым мин көч һәм сихәт.
Туган телемдә аңлашу
Үзе бер шатлык, ләззәт.

Хөрмәт итик туган илне
Син дә, син дә, башка да…
Туган илемнән гайре җир
Кирәк түгел бушка да.

Рәхмәт әйтик туган илгә
Тудырган өчен безне.
Иле барның теле була,
Онытмыйк телебезне.

Хөрмәт итик туган илне
Син дә, син дә, башка да…
Туган илемнән гайре җир
Кирәк түгел бушка да.

Сагынам туган ягымны,
Еракта торган җирем.
Бик кадерле, үтә якын
Син миңа, туган илем.

Хөрмәт итик туган илне
Син дә, син дә, башка да…
Туган илемнән гайре җир
Кирәк түгел бушка да.

Голосов пока нет
« »