Кайттым ашкынып,
Кайттым сагынып
Яшьлек илемә, сагыш җиренә.
Кычыткан баскан,
Таллар калыккан
Син, туган-үскән йорт, нигезенә.
Авыл урамын
Ялгыз урамым,
Монда яшьлегем, сөйгәнем калды.
Тәүге мәхәббәт,
Беренче ләззәт,
Сине юксынып күз яшем тамды.
Шушы тирәдә
Яшел тирмәндә
Ничә тапкырлар аттырдык таңнар.
Гармуным уйнап,
Икәүләп җырлап
Булды авылны уяткан чаклар.
Сине эзлимен, "Йөрәк, түз", — димен,
Чыгарсың кебек минем каршыма.
Хыялым чиксез,
Беләм: өметсез,
Бу мөмкин түгел. Күңел, ярсыма!
Добавлено tatassr в ПТ, 18/04/2025 - 11:48
«
»
