Сабан туе — дуслык туе

Сабан туе — дуслык туе,
Җәйнең матур чагында, шул;
Гөлләр чәчәккә күмелгән
Табигать кочагында,
Табигать кочагында.

Сабантуйга килгән кунак —
Кадерле кунагыбыз, шул;
Сезнең белән бик күңелле,
Җырлашып куанабыз,
Җырлашып куанабыз.

Сабантуйда төрле милләт —
Мари, чуаш, руслар, шул;
Бәйрәм итәбез гөрләшеп,
Без барыбыз да — дуслар,
Без барыбыз да — дуслар.

/ Чыганак: Сабантуй: методик ярдәмлек. — Казан: Печатный двор. 2004.— 96 б. /

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Сабан туе — дуслык туе»
Голосов пока нет
« »