Сизәмен, соңарылган

Кайтам әле авылыма
Сагынуымны басарга.
Очратып үткән яшьлекне
Хистән бәйләм ясарга.

Бер җыр сорыйм тулган айдан,
Үтенәм тургайлардан.
Үтәм яшьлек торган ярдан,
Үтәмен тугайлардан.

Кызлары булып сыенам
Мин таллар кочагына.
Җитә алмыйм яшьлегемә,
Ә уйлар … оча гына.

Бер җыр көтәм кырларымнан
Яшьлектә җырланылган.
Таба алмыйм уйларымнан,
Я гармун сырларыннан —
Сизәмен, соңарылган.

Голосов пока нет
« »