Туйлы да син, Сабантуй

Сабантуйлар килеп җитте исә,
Балаларын көтә карт-коры.
Күрше-күлән сорый: киленебез
Оланнарны алып кайттымы?

Туйлы да син, уйлы да син,
Җыр-биюле Сабантуй.
Көткән кешең, кунак-төшем
Синдә була Сабантуй.
Зур тамаша көч сынаша,
Батыр сайлый Сабантуй.
Зирәкләрне, кирәкләрне
Сайлап ала Сабантуй.

Кардәшләрем, күрше-күлән көтә
Туганыңнан туган баланы.
Безнең якка тартты микән диеп,
Хөрмәтләрме ата-бабаны?

Туйлы да син, уйлы да син,
Җыр-биюле Сабантуй.
Көткән кешең, кунак-төшем
Синдә була Сабантуй.
Зур тамаша көч сынаша,
Батыр сайлый Сабантуй.
Зирәкләрне, кирәкләрне
Сайлап ала Сабантуй.

Һәр сулышта "балаларым" диеп,
Әнкәй көтә ачып капкасын.
Сабантуйга, әйдә, җыелышыйк,
Картлар хакы җирдә калмасын.

Туйлы да син, уйлы да син,
Җыр-биюле Сабантуй.
Көткән кешең, кунак-төшем
Синдә була Сабантуй.
Зур тамаша көч сынаша,
Батыр сайлый Сабантуй.
Зирәкләрне, кирәкләрне
Сайлап ала Сабантуй.

/ Чыганак: Шәрифуллина, Э. Җырлы бәйрәм. Мәктәпләрдә әдәби-музыкаль кичәләр үткәрү өчен кулланма. — Казан : ТР “Хәтер” нәшр., 2010. — 160 б. /

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Туйлы да син, Сабантуй»
Голосов пока нет
« »