Кошлар кайта

Әллә үтте кыр казлары,
Кыйгак-кыйгак сәлам биреп.
Әллә күктә ефәк тасма
Җилфердәвен калдым күреп.

Әйтерсең лә кыр казлары
Җырлап үтте турыбыздан:
"Өзелмәсен тамырыгыз,
Өзелмәсен тамырыгыз
Туган-үскән ягыбыздан,
Туган-үскән ягыбыздан"

Санарга да өлгермәдем —
Күмелделәр офыкларга.
Киек коштай бәйсез җанны
Ашкындырып очышларга.

Әйтерсең лә кыр казлары
Җырлап үтте турыбыздан:
"Өзелмәсен тамырыгыз,
Өзелмәсен тамырыгыз
Туган-үскән ягыбыздан,
Туган-үскән ягыбыздан"

Киек кошлар парын табып,
Оя кора туган якта.
Нәсел җебен ялгар өчен
Туган якка кошлар кайта.

Әйтерсең лә кыр казлары
Җырлап үтте турыбыздан:
"Өзелмәсен тамырыгыз,
Өзелмәсен тамырыгыз
Туган-үскән ягыбыздан,
Туган-үскән ягыбыздан"

Голосов пока нет
« »