Язмыш җилләренә ияреп,
Югалдыгыз кая, яшьтәшләр?
Нигә ачы дисәм ак әремнәр,
Күз яшьләре икән тәлгәшләр.
Ак әремнәр, ак әремнәр,
Уралганнар сагыш-моңнарга.
Бер кайтыгыз әле туган якка
Ак әремнәр җырын тыңларга.
Болыннарда җуелмаган әле
Без калдырган яшьлек эзләре.
Сагыну көен көйли ак әремнәр,
Озын юлга текәп күзләрен.
Ак әремнәр, ак әремнәр,
Уралганнар сагыш-моңнарга.
Бер кайтыгыз әле туган якка
Ак әремнәр җырын тыңларга.
Сагыну көен көйли ак әремнәр,
Охшаганнар моңлы җырчыга.
Туган яклар сезне күптән көтә,
Ак әремнәр сезне юксына.
Ак әремнәр, ак әремнәр,
Уралганнар сагыш-моңнарга.
Бер кайтыгыз әле туган якка
Ак әремнәр җырын тыңларга.
