Сабантуй (дүртенче вариант)

Кыңгыраулы һәм гармунлы
Атлар килә урамнан.
Дугаларга моңнар булып,
Чиккән сөлге уралган.

Әй Сабантуй, Сабантуй,
Бабамнардан калган туй.
Йөрәкләрне җилкендереп,
Бәхет-шатлык салган туй.

Сабантуйга мәйдан кирәк,
Ә мәйданга Сабантуй.
Яңгырасын күңелләрдә
Һаман бәйрәм, һаман туй.

Әй Сабантуй, Сабантуй,
Бабамнардан калган туй.
Йөрәкләрне җилкендереп,
Бәхет-шатлык салган туй.

Бил алышлар һәм ярышлар
Торсыннар булып кына.
Яшәсен халкың гомергә
Игелек кылып кына.

Әй Сабантуй, Сабантуй,
Бабамнардан калган туй.
Йөрәкләрне җилкендереп,
Бәхет-шатлык салган туй.
Әй Сабантуй, Сабантуй…

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Сабантуй»
Голосов пока нет
« »