Яшьлегем чәчәк атканда
Сине сөйдем, гүзәлем.
Тик бер үзем генә беләм
Үзәгем өзелгәнен.
Бакчада кошлар сайрады,
Кошларны күзәтмәдем;
Шул чагында сине уйлап
Өзелде үзәкләрем.
Аяз күктә ай-елмая,
Күңелләргә дәрт биреп.
Син дә ялгыз, мин дә ялгыз,
Ай йөзә безне күреп.