1. Котлы булсын синең туган көнең
Бәхет, шатлык каршы алсыннар.
Кайгыларың, булган борчуларың
Үткән тормышыңда калсыннар.
кушымта
Картаямын диеп моңланма син
Ерак әле гомер көзенә
Һәркөн саен алсу таңнар атсын
Нурлар сибеп синең йөзеңә
2. Сәламәтлегең нык корычтай булсын
Мәхәббәтең мәңге сүнмәсен
Эшләреңдә зур уңышлар телим
Гомер гөлең мәңге шиңмәсен!
кушымта
Картаямын диеп моңланма син
Ерак әле гомер көзенә
Һәркөн саен алсу таңнар атсын
Нурлар сибеп синең йөзеңә
3. Йөрәгеңдә булган яхшылыклар
Изгеләр булып кайтсыннар
киләчәктә тормышларың матур
Бөреләнеп чәчкә атсыннар.
кушымта
Картаямын диеп моңланма син
Ерак әле гомер көзенә
Һәркөн саен алсу таңнар атсын
Нурлар сибеп синең йөзеңә