Бу тормышның күпме авырлыгы,
Җиңеллеге күпме — белмимен.
Нинди генә чагым булганда да
Кешеләргә бәхет телимен.
— Хәерле көн! — диям танышларга,
— Хәлләр ничек? — диям дусларга.
— Бәхетле бул, — диеп кулым сузам
Бәхетемнән көйгән дошманга.
Булмый инде, диеп әйтәр чакта
Кулларымны куям йөрәккә.
Җылы тоям һәм эндәшәм аңа
Күңелемә назлар кирәккә.
— Хәерле көн! — диям танышларга,
— Хәлләр ничек? — диям дусларга.
— Бәхетле бул, — диеп кулым сузам
Бәхетемнән көйгән дошманга.
Шатлыгымның кайнар чакларында
Бүлешәсем килә бүтәнгә.
Бәхет кыйммәтләрен белгән генә
Бирә белә аны бүтәнгә.
— Хәерле көн! — диям танышларга,
— Хәлләр ничек? — диям дусларга.
— Бәхетле бул, — диеп кулым сузам
Бәхетемнән көйгән дошманга.
— Бәхетле бул, — диеп кулым сузам
Бәхетемнән көйгән дошманга…
Бәхетемнән көйгән дошманга…
— Хәлләр ничек? — диям дусларга.
