Бар әле яшисе

Категория: көе сүзләре

Бар әле яшисе, бар әле яшнисе,
Язылган язмышны үтәсе, сүтәсе.
Ышаныч юл яра, өметтән юл бара,
Ашыкма, абынма, алдыңа төз кара!

Бар әле үтәсе, дөньяңны көтәсе,
Урасы, сугасы язмышың көлтәсен.
Тәгәрәр йомгагың, беләсең юл барын,
Урта юл — уртак юл, сайлама бик тарын.

Вакытың саналган, бирелгән чамадан,
Чамасы күперле, юллары күп төрле,
Чыныга йөрәгең, белә ни кирәген,
Бел шуны тормышта, йөрәгең-терәгең.

Бар әле үтәсе, дөньяңны көтәсе,
Урасы, сугасы язмышың көлтәсен.
Тәгәрәр йомгагың, беләсең юл барын,
Урта юл — уртак юл, сайлама бик тарын.

Язмышың кулыңда, адашма юлыңда,
Үтәрсең юлларны, урарсың күлләрне,
Авыры, җиңеле, аркылы-буй җилле.
Бу язмыш! Бу тормыш. Бер шома, бер җөйле.

Бар әле үтәсе, дөньяңны көтәсе,
Урасы, сугасы язмышың көлтәсен.
Тәгәрәр йомгагың, беләсең юл барын,
Урта юл — уртак юл, сайлама бик тарын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »