Синең өчен ал гөлләрем
Чәчәк ата,
Сандугачлар сайрап туймый
Синең хакта.
Исемең яңгырый бер моң булып
Тирә-якта —
Мин бәхетле бу дөньяда
Син бар чакта.
Елга, тугайлар — синең өчен,
Кырлар, тургайлар — синең өчен.
Җир һәм йолдызлар — синең өчен,
Сөюең калсын минем өчен.
Синең өчен һәрчак аяз,
Зәңгәр һава,
Синең өчен сәйлән сыман
Кар ява.
Карлар ява хәятне
Бизи акка —
Табигатьне шатлык күмә
Синең хакка.
Таң кояшы нурлар сибеп
Көлгән чакта,
Күңелемдә җырлар туа
Синең хакта.
Җырлар илтсен сиңа минем
Назларымны,
Илтсен сиңа назларымны,
Язларымны.
Варианты песни
- Синең өчен (беренче вариант)
- Синең өчен (икенче вариант)
- Синең өчен (өченче вариант)
- Синең өчен (дүртенче вариант)
- Синең өчен (бишенче вариант)
- Синең өчен (алтынчы вариант)
- Синең өчен (җиденче вариант)
- Синең өчен (сигезенче вариант)
- Синең өчен (тугызынчы вариант)
- Синең өчен (унберенче вариант)
- Синең өчен (уникенче вариант)
Бу җыр Әлфия Авзалова репертуарында бар
Добавлено татар баласы в ВС, 20/04/2025 - 15:30
«
»