Ләйсән яңгыр (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Ләйсән яңгыр явып үтте
Тын гына, җилсез генә.
Ләйсән яңгырлар астында
Чыландым синсез генә.

Ләйсән яңгыр яуган мәлдә
Каеннар сөенгәндер.
Язны моңсу каршыладым,
Дусларым сизенгәндер.

Язың җырларымны җырлыйм
Гел синең исемеңә:
— Килер язның ләйсәнеңә
Чыланма минсез генә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »