Кайда икән син?

Категория: көе сүзләре

Әсәрләрдә төрле-төрле
Мәхәббәтнең тарихлары.
Биләсә дә йөрәкләрне,
Тик ярату ялкыннары.

Язар идек икәү бергә
Безнең мәхәббәт тарихын.
Бәхет тартыр йөрәкләр дә,
Кайда икән син, тиң ярым?

Очратасым килә сине,
Матур минем хыялларым.
Бердәнберем дияр идем,
Балкыр иде дөньяларым.

Язар идек икәү бергә
Безнең мәхәббәт тарихын.
Бәхет тартыр йөрәкләр дә,
Кайда икән син, тиң ярым?

Мәхәббәтле әсәрләрне
Бәхетлеләр язалармы?
Ышандырып йөрәкләрне
Өмет бирә язганнары.

Язар идек икәү бергә
Безнең мәхәббәт тарихын.
Бәхет тартыр йөрәкләр дә,
Кайда икән син, тиң ярым?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »