Барасызмы Минзәләгә,
Мин барам Минзәләгә;
Минзәләне күрер өчен
Йөрәгем өзгәләнә.
Минзәләгә барганым юк,
Юллары такыр, диләр;
Такыр юлда йөреп үскән
Кызлары матур, диләр.
Минем иркәм Минзәләдә
Туып үскән бер матур;
Минзәләгә баралмасам.
Аны кемнәр юатыр?!
Минем иркәм Миизәләнең
Урамнарын балкыта.
Үзенең уңганлыгы белән
Тирә-якка дан тота.