Ай, кояш, йолдызлы тормышың
Карага күмелсә кинәттән,
Үзең дә аңламас әрнүең
Чайпалып түгелсә йөрәктән…
Югалма, югалтма үзеңне!
Кан саркып торса (да) ярада,
Син җиргә яшәргә килгәнсең,
Алга бар, артыңа карама.
Исемең, җаныңны тапларлык
Нахакка төрсәләр бервакыт.
Язмышның бу керле уенын
Булмаса һич кенә туктатып…
Югалма, югалтма үзеңне!
Кан саркып торса (да) ярада,
Син җиргә яшәргә килгәнсең,
Алга бар, артыңа карама.
Юлыңны дәвамлы итәргә
Иң соңгы сулышың алганда,
Көч ал син өметтән үрелеп,
Бары тик югалма, югалма!
Югалма, югалтма үзеңне!
Кан саркып торса (да) ярада,
Син җиргә яшәргә килгәнсең,
Алга бар, артыңа карама.
Алга бар, артыңа карама…
