Мәхәббәтең белән урадың син,
Тормышыма керттең яңалык.
Көчле минем сиңа булган хисләр,
Сөю китаплары язарлык.
Назларыңа күмелә жаннарым,
Елмаеплар миңа карасаң.
Кабатлап, кабатлап әйтәм сиңа:
Яратам, яратам, яратам.
Ямьле иттең иртә-кичләремне,
Чәчәк атты сөю гөлләрем.
Исемең кабатлап күңелемнән,
Сине уйлап йөргән көннәрем.
Назларыңа күмелә жаннарым,
Елмаеплар миңа карасаң.
Кабатлап, кабатлап әйтәм сиңа:
Яратам, яратам, яратам.
Синең өчен мин әзер бар(ы)сына,
Син шикләнмә, ышан үземә.
Чын күңелдән, чын йөрәктән әйткән
"Яратамын" дигән сүземә.
Назларыңа күмелә жаннарым,
Елмаеплар миңа карасаң.
Кабатлап, кабатлап әйтәм сиңа:
Яратам, яратам, яратам.
Кабатлап, кабатлап әйтәм сиңа:
Яратам, яратам, яратам…
Яратам, яратам, яратам…
Варианты песни
- Яратам (беренче вариант)
- Яратам (икенче вариант)
- Яратам (өченче вариант)
- Яратам (дүртенче вариант)
- Яратам (бишенче вариант)
- Яратам (алтынчы вариант)
- Яратам (җиденче вариант)
- Яратам (сигезенче вариант)
- Яратам (тугызынчы вариант)
- Яратам (унынчы вариант)
- Яратам (унберенче вариант)
- Яратам (уникенче вариант)
- Яратам (унөченче вариант)
- Яратам (ундүртенче вариант)
- Яратам (унбишенче вариант)
