Күңел кылын назлап чиртә көн дә
Зур тормышның моңлы эзләре.
Якты җәйләр — синең гомер юлың,
Кирәкми шул безгә көзләре.
Таң нурыдай якты куңелкәең
Безне назлый, жиргә нур сибә.
Аяз күкнең бәллүр җилкәйләре
Исемеңне җырлап сөенә.
Сиңа гына бары, сиңа, әнкәй,
Телик барлык булган шатлыкны.
Таңнар атып кояш баеганда
Син онытма безнең барлыкны.
Таңнар атып кояш баеганда
Син онытма безнең барлыкны…
Бу җыр Самат Нургалиев репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 25/04/2025 - 15:18
«
»
