Сине яратуым бик зур бәхет,
Гел йөрисең минем уемда, уемда.
Могҗизага күмдең гашыйк җанны,
Бир кулыңны алыйм кулыма, кулыма,
Бир кулыңны кулыма.
Сине сөю хисләреннән йөрәк ярсый,
Күңелләрдә илһам кузгала.
Әл дә син бар әле, сөйгән ярым,
Сине күреп җаным куана, куана.
Куана, куана, куана, куана,
Әл дә син бар.
Әл дә сөйгән ярым
Сине күреп…
Гашыйк җанны бәйли саф сөюем,
Канат үсте иңдә яңадан, яңадан.
Күңел канатларым талпыналар
Бергә очар өчен һавадан, һавадан.
Сине сөю хисләреннән йөрәк ярсый,
Күңелләрдә илһам кузгала.
Әл дә син бар әле, сөйгән ярым,
Сине күреп җаным куана, куана.
Куана, куана, куана, куана,
Әл дә син бар.
Әл дә сөйгән ярым
Сине күреп…
Куана, куана, куана, куана,
Әл дә син бар.
Әл дә сөйгән ярым
Сине күреп…
