Кыңгыраулар (икенче вариант)

Мин яратам гүзәл чәчәкләрне,
Яшьлек үзе чәчкә шикелле.
Керде сөю керде күңелемә,
Китүләре ай-һай икеле.

Кыңгыраулар җыйдым кочагыма,
Кыңгыраулар җыйдым бүләккә.
Боерыплар булмый һичничек тә
Сөя белгән ярсу йөрәккә.

Чайкалалар җилдә кыңгыраулар,
Ишетәм күк алар тавышын.
Синең белән, синең янәшәңдә
Узсын иде гомер агышым.

Кыңгыраулар җыйдым кочагыма,
Кыңгыраулар җыйдым бүләккә.
Боерыплар булмый һичничек тә
Сөя белгән ярсу йөрәккә.

Йөзик әле бәхет дулкынында,
Чәчәк атсын бәхет гөлебез.
Өмет, шатлык, бары ышанычтан
Торсын иде һәрбер көнебез.

Кыңгыраулар җыйдым кочагыма,
Кыңгыраулар җыйдым бүләккә.
Боерыплар булмый һичничек тә
Сөя белгән ярсу йөрәккә.
Кыңгыраулар җыйдым, җыйдым кочагыма
Кыңгыраулар җыйдым мин сиңа…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »