Аерылыштык айлы кичтә,
Никтер сүзләр уелмый.
Айлар, еллар очрашмадык,
Ара ерак тоелмый.
Ара ерак, кыен үтәргә,
Куллар бармый гөлләр өзәргә.
Нишләтәем (нишләтимен) соң, күңелем бармый
Синнән бүтәнгә?!
Бакчаларда йөргән идем,
Икәү генә идегез.
Белмисез лә (сез) уйларымны,
Күңелемдә булганын.
Белсәң иде уйларымны,
Ашаудан да калганымны?!
Әллә чынлап та, әллә чынлап та
Сөю килдеме?
Мин йөреем (йөримен) урамда,
Йолдызлы-ай тулганда. / Йолдызлы-ай төшкәндә (төннәрдә). /
Мин бәхетле синең белән
Икәү басып торганда. / Икәү бергә булганда. /
Ала алмыймын күзләрем (күземне) синнән,
Көнләшәмен искән (иртәнге) җилдән.
Кил яныма, чәчләреңнән
Сыйпап үтәрмен!