Син булмасаң әгәр бу дөньяда
Булмас кебек яшәү мәгънәсе.
Белмәс идем, җаным тоймас иде
Сөюләрнең татлы ләззәтен.
Яшик әле сөю бакчасында
Пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп.
Серебезне ятлар ишетмәсен,
Бул син мәңгегә йөрәк сердәшем.
Син булмасаң әгәр яннарымда
Булмас идем мин дә бәхетле.
Синең белән икәү бергә таптык
Ятлар көнләшерлек бәхетне.
Яшик әле сөю бакчасында
Пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп.
Серебезне ятлар ишетмәсен,
Бул син мәңгегә йөрәк сердәшем.
Син булмасаң кояш сүнәр кебек,
Айга карап ялгыз нишләрмен?
Көннәрем дә төнгә әверелде,
Синнән башка соң мин нишләрмен?
Яшик әле сөю бакчасында
Пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп.
Серебезне ятлар ишетмәсен,
Бул син мәңгегә йөрәк сердәшем.
Серебезне ятлар ишетмәсен,
Бул син мәңгегә йөрәк сердәшем…
Варианты песни
