Кайчакта сине аңларлык түгел,
Нигә син шундый, әйт әле, күңел.
Танырлык түгел, нигә син бүген
Үзгәрдең? Кичәге түгел.
Кума син, күңел, вакыт артыннан,
Курыкма бер дә, соңга калудан.
Йөрәкне тыңлап беләм мин:
Ул да ялгыз янырга.
Ашкынасың күңел нигә,
Ашыгырлык түгел бер дә.
Уйларымнан да алда мин,
Ниләр телисең, аңламыйм.
Ашкынасың күңел нигә,
Ашыгырлык түгел бер дә.
Яшибез бит җирдә бер генә.
Көтмә син, күңел, артыгын көтмә,
Алтын тауларга өметләр итмә.
Шөкер итә бел, бар(ы)сы да җитә,
Кайвакыт артып та китә.
Сабыр итә бел, юк, син ашыкма,
Ятны үз итеп, берүк ялгышма.
Җаныма якын бердәнбер
Ярың бит ул янырга.
Ашкынасың күңел нигә,
Ашыгырлык түгел бер дә.
Уйларымнан да алда мин,
Ниләр телисең, аңламыйм.
Ашкынасың күңел нигә,
Ашыгырлык түгел бер дә.
Яшибез бит җирдә бер генә.
Ашкынасың күңел нигә…
Ашкынасың күңел нигә,
Ашыгырлык түгел бер дә.
Уйларымнан да алда мин,
Ниләр телисең, аңламыйм.
Ашкынасың күңел нигә,
Ашыгырлык түгел бер дә.
Яшибез бит җирдә бер генә.
Кайчакта сине аңларлык түгел,
Нигә син шундый, әйт әле, күңел…
