Кызыл миләш (бишенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Уттай янып өй алдында
Утыра кызыл миләш.
Әйдә, күңелем бушатыйм,
Син минем белән сөйләш.

Кызыл миләш, кышкы миләш,
Карлы миләш тәлгәше.
Уйларымнан аңлый торган
Син — җанымның сердәше.

Карлар яуган өсләреңә,
Салкыннар өшеткәндер.
Минем кебек синең дә шул
Сабырлыгың беткәндер.

Кызыл миләш, кышкы миләш,
Карлы миләш тәлгәше.
Уйларымнан аңлый торган
Син — җанымның сердәше.

Карлы миләш, баллы миләш,
Парың кайда, дисеңме?
Ул бүген башкалар белән
Шуны да белмисеңме.

Кызыл миләш, кышкы миләш,
Карлы миләш тәлгәше.
Уйларымнан аңлый торган
Син — җанымның сердәше.
Уйларымнан аңлый торган
Син — җанымның сердәше…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »