Көткән чакта янып-көеп,
Йөрәкне өмет басты.
Каршы алам кочак җәеп,
Адашкан бәхет кайтты.
Ничек таныштык — гаҗәеп,
Тормышым күге якты.
Мин туймадым сине күреп,
Йөрәктә ялкын артты.
Эзләсәң дә дөнья буйлап,
Табылмас ул сиңа тиң.
Сөенәм мин гел сине уйлап,
Шатлыгым диңгезгэ тиң.
Мактамыйм күкләргә чөеп,
Һәркем үзенчә яхшы.
Өметләнеп, янып-көеп,
Йөрәк үз тиңен тапты.
Эзләсәң дә дөнья буйлап,
Табылмас ул сиңа тиң.
Сөенәм мин гел сине уйлап,
Шатлыгым диңгезгэ тиң.
Эзләсәң дә дөнья буйлап,
Табылмас ул сиңа тиң.
Сөенәм мин гел сине уйлап,
Шатлыгым диңгезгэ тиң.
Сөенәм мин гел сине уйлап,
Шатлыгым диңгезгэ тиң…
