Хыялым

Үз-үземне алдап яшәгәнче,
Яшәгәнче йөрәк яндырып,
Чынга ашмас юләр хыялларны
Мин бүгеннән китәм калдырып.

Ник соң әле дөньям төссезләнде,
Җуйды күңел җебен, буявын?
Моңа кадәр мине яктылыкка
Әйдәп барган икән хыялым.

Инде күңел бераз тынычланып,
Тау төшкәндәй булыр иңемнән.
Сөю газабыннан арынырмын,
Бу уемнан кире чигенмәм.

Ник соң әле дөньям төссезләнде,
Җуйды күңел җебен, буявын?
Моңа кадәр мине матурлыкка
Әйдәп барган икән хыялым.

Яңа көнгә кереп барам менә,
Тайпылу юк әйткән сүземнән.
Хыялларым белән саубуллашмыйм,
Ерагаям гүя үземнән.

Ник соң әле дөньям төссезләнде,
Җуйды күңел җебен, буявын?
Моңа кадәр мине сөюемә
Әйдәп барган икән хыялым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »