Мин — язгы назлы гөлчәчәк,
Син — кышның кар бураны.
Кар буранлы кочагыңның
Назларына уралдым.
Ярату гөнаһ микән,
Яратмау гөнаһ микән?
Бу дөньяның бар ләззәте
Ярату гына микән?
Дөньяның бар матурлыгын
Син бер үзеңә җыйган.
Хисләремне яшерә алмыйм,
Ишетсен бөтен җиһан.
Ярату гөнаһ микән,
Яратмау гөнаһ микән?
Бу дөньяның бар ләззәте
Ярату гына микән?
Булмаса — булмасын әйдә
Сине сөяргә хакым.
Янымда кала алмасаң да
Йөрәгемә син якын.
Ярату гөнаһ микән,
Яратмау гөнаһ микән?
Бу дөньяның бар ләззәте
Ярату гына микән?
Бу җыр Ландыш Нигъмәтҗанова репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 28/04/2025 - 12:02
«
»
