Бәхетем

Категория: көе сүзләре

Бер күрүдә йөрәкләр бер-берсен
Танып алдылар.
Чәчәкләр яңгыры булып хисләр
Җиргә яудылар.

Һаваларда синең җисемең,
Җырларымда нурлы исемең.
Һәр көнем дә аяз, йөрәгем тулы наз
Син булганга, бәхетем.

Рөхсәт итче күңел кояшыңда
Нурлар булырга.
Йолдызың булып кичке күкләрдә
Һәрчак балкырга.

Һаваларда синең җисемең,
Җырларымда нурлы исемең.
Һәр көнем дә аяз, йөрәгем тулы наз
Син булганга, бәхетем.

Йөрәгемне сиңа бүләк итәм,
Саклый бел генә.
Бәхетебез кошын кулларыңнан
Мәңге җибәрмә.

Һаваларда синең җисемең,
Җырларымда нурлы исемең.
Һәр көнем дә аяз, йөрәгем тулы наз
Син булганга, бәхетем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »