Туган як кочагында
Күңел бик сагышлана.
Юаныч таптым ерак
Сандугач монында.
Сайрый-сайрый
Ник җырлыйсың
Ерактагы сандугач?
Нихәл итим, йөрәк, сине,
Моңнарга тулгач.
Булса да ара ерак,
Якын ул күңелгә.
Яныңа моңга үрелеп
Җитешә мизгелгә.
Сайрый-сайрый
Ник җырлыйсың
Ерактагы сандугач?
Нихәл итим, йөрәк, сине,
Моңнарга тулгач.
Таңнарда сандугачым
Өздереп сайраганда,
Сизәмен гашыйкларың
Тылсымлы моңына.
Сайрый-сайрый
Ник җырлыйсың
Ерактагы сандугач?
Нихәл итим, йөрәк, сине,
Моңнарга тулгач.
Бу җыр Ландыш Нигъмәтҗанова репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 28/04/2025 - 12:55
«
»
