Синең күзләр мине сихерләде

Синең күзләр мине сихерләде,
Суга салып утта яндырды.
Дәртле хисләр минем йөрәгемдә
Мәңгелеккә булып кабынды.

Сизеп карашыңны карыйм күзләреңә,
Эреп китәм, җаным, назлы сүзләреңнән.
Хыял дөньясына, йолдызларга очам,
Бердәнберем диеп, иңнәреңнән кочам.

Айлы төндә, йолдыз атылганда,
Уйлар булды синең хакыңда.
Чынга ашты өмет, хыялларым:
Син торасың минем каршымда.

Сизеп карашыңны карыйм күзләреңә,
Эреп китәм, җаным, назлы сүзләреңнән.
Хыял дөньясына, йолдызларга очам,
Бердәнберем диеп, иңнәреңнән кочам.

Сөям дидең, син минеке дидең,
Күзләремә карап, иркәләп.
Кулларыңа алдың кулларымны,
Юкка чыкты барлык киртәләр.

Сизеп карашыңны карыйм күзләреңә,
Эреп китәм, җаным, назлы сүзләреңнән.
Хыял дөньясына, йолдызларга очам,
Бердәнберем диеп, иңнәреңнән кочам.
Бердәнберем диеп, иңнәреңнән кочам…
Эреп китәм, җаным, назлы сүзләреңнән…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »