Җәй айлары

Категория: көе сүзләре

Әрәмәдә, болынлыкта
Батыр егет, киң сулап,
Чалгы тотып печән чаба,
Җанкай-җанашын уйлап.

Әй, ямьле соң җәйләрнең айлары,
Бик күңелле болын һәм тугайлары!

Кич салкында, һава ярып,
Яңгырый чалгы тавышы;
Дошман явы ауган төсле,
Ава печән покосы.

Әй, ямьле соң җәйләрнең айлары,
Бик күңелле болын һәм тугайлары!

Чапкан печән асларында
Җир җиләкләр сибелә;
Арып егет өйгә кайткач,
Иркәсеннән сөелә.

Әй, ямьле соң җәйләрнең айлары,
Бик күңелле болын һәм тугайлары!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »