Нократ буйлары, керәшен авыллары…
Һәрчак безнең шулай булсын,
Бар җирдә дә юл уңсын,
Керәшен халык җырлары
Дөньяда яңгырасын.
Нократ буйлары, керәшен авыллары,
Эшкә батыр, төскә матур,
Эх, керәшен кызлары!
Тула гармуннары, күңелле уйнаулары
Сезгә ничек? Безгә ямьле
Гармунга җырлаулары.
Лыя буе рәхәт була
Җәй көнне кер җуарга.
Әйдәгез, җырлыек әле,
Дуслар килгән тыңларга.
Нократ буйлары, керәшен авыллары,
Эшкә батыр, төскә матур,
Эх, керәшен кызлары!
Тула гармуннары, күңелле уйнаулары
Сезгә ничек? Безгә ямьле
Гармунга җырлаулары.
Күк күгәрчен ямьле гөрли
Баласын уятырга.
Әле дә ярый дусларым бар
Күңелне юатырга.
Нократ буйлары, керәшен авыллары,
Эшкә батыр, төскә матур,
Эх, керәшен кызлары!
Тула гармуннары, күңелле уйнаулары
Сезгә ничек? Безгә ямьле
Гармунга җырлаулары.
Өстәлләрдә сары лимун
Сары май дисез мәллә?
Биеп-көлеп, җырлап җөрсәм
Сагынмый дисез мәллә?
Нократ буйлары, керәшен авыллары,
Эшкә батыр, төскә матур,
Эх, керәшен кызлары!
Тула гармуннары, күңелле уйнаулары
Сезгә ничек? Безгә ямьле
Гармунга җырлаулары.
Киң Тырлау аланнарының
Өзеп алдым гөлләрен.
Җөри урамында йөрсәң
Шатлана күңелләрең.
Нократ буйлары, керәшен авыллары,
Эшкә батыр, төскә матур,
Эх, керәшен кызлары!
Тула гармуннары, күңелле уйнаулары
Сезгә ничек? Безгә ямьле
Гармунга җырлаулары.
Алай да бергә-бергә
Болай да бергә — бергә
Әнә шулай бергә-бергә
Җөрсәк иде гомергә.
Нократ буйлары, керәшен авыллары,
Эшкә батыр, төскә матур,
Эх, керәшен кызлары!
Тула гармуннары, күңелле уйнаулары
Сезгә ничек? Безгә ямьле
Гармунга җырлаулары.
Баскан җирдән ут чыгара
Әх, керәшен кызлары!
/ Мамадыш районы Җөри авылы янындагы Тырлау аланында традиция буенча Татарстан Республикакүләм Питрау бәйрәме үткәрелә. Лыя елгасы да шул алан яныннан ага /
