Кемгә сөйләсәң дә — ышанмаслар
Сезнең кебек дуслар барына.
Күпләр шулай җылы була алмый
Хәтта якын туганнарына.
Бәхетле мин сезнең булу белән,
Сез бит минем якын дусларым.
Сезнең өчен генә сайрап тора
Сандугачтай күңел кошларым.
Кайчан күрешсәк тә, көлеп тора:
Һәрчак алсу, нурлы йөзегез.
Пар аккошлар кебек, дөньягызның
Игелеген күреп йөзегез.
Бәхетле мин сезнең булу белән,
Сез бит минем якын дусларым.
Сезнең өчен генә сайрап тора
Сандугачтай күңел кошларым.
Сезнең җылы шулай килә микән,
«Сез» дип мин дә һәрчак җан атам?
Туганнардан якын дусларымны
Мин дә үзем дә бигрәк яратам.
Бәхетле мин сезнең булу белән,
Сез бит минем якын дусларым.
Сезнең өчен генә сайрап тора
Сандугачтай күңел кошларым.