Ишмәкәй

Туган авыл һәрвакытта
Чыкмый минем күңелдән.
Аның яшел чирәменә
Тәпи басып йөрелгән.

Кушымта:
Әй, Ишмәкәй, Ишмәкәй!
Син бит шундый бәләкәй,
Сөям сине Ишмәкәй!

Бәләкәй генә булса да,
Матур синең урамың.
Авылыма бер ямь өсти,
Шаулап торган урманың.

Кушымта:
Әй, Ишмәкәй, Ишмәкәй!
Син бит шундый бәләкәй,
Сөям сине Ишмәкәй!

Бер-бер артлы калкып чыга
Матур матур өйләрең,
Урамында һич тынмасын,
Авылыбыз көйләре.

Кушымта:
Әй, Ишмәкәй, Ишмәкәй!
Син бит шундый бәләкәй,
Сөям сине Ишмәкәй!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »